25 октябрьдә Апанай мәчетендә Апанай мәдрәсәсе укучылары һәм аларның ата-аналары өчен Коръәннең изге сүзләрен өйрәнүгә багышланган чара узды.
27 май көнне Казан шәһәрендә Апанай мәдрәсәсендә онлайн укучы 4нче төркемнең чыгарылыш кичәсе узды. Бу тантаналы мәҗлес Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы, ТР «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров чыгышлары белән башланып китте. Башта Коръән сүрәләре укылды, дога кылынды. Аннары Бөтендөнья Татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хасанов сәламләде.
11 май көнне Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылында һәм Комсомол районы Тукай авылларында булдылар. Бу төбәктә татар мәктәпләренең эшчәнлеге, халкыбызның тормыш-көнкүреше белән таныштылар.
17 февраль көнне Апанай мәдрәсәсенең шәкерте 12 яшьлек Алашеев Тимур Изге Коръәннең ахыргы 2 җүзне яттан белү буенча имтихан бирде. Имтиханны Казан ислам университетының Коръән хафизларны әзерләү үзәге мөгаллиме кабул итте. Әлхәмдү лилләһ, Алашеев Тимур имтиханны уңышлы тапшырып Коръән хафиз дәрәҗәсенә иреште. Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдеррәшид хәзрәт Фәизов яшь хафизга «Татар хафиз» дип исемләнгән кубок, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырды.
6 февраль мөселман дөньясы Исра һәм Миграҗ кичәсен каршы алды.
Исра һәм Мигрраҗ кичәсе – сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) Мәккәдән Кодүска (Иерусалимга) сәяхәте һәм күкләргә ашу вакыйгасы. Исра һәм Миграҗ кичәсе Раҗәб аеның 26сыннан 27нче көнгә каршы төненә туры килә. Миграҗ кичесендә Аллаһ Тәгалә Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның өммәтенә намазны фарыз итә.
Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Айдар Шаһимәрдәнов барлык мөселманнарны 1 гыйнвар көнне иртәнге намазны мәчетләрдә укырга, бөтен илебез һәм Фәләстин өчен җәмәгать белән дога кылырга чакырды. Моның өчен ул флешмоб башлап җибәрде. Әлеге флешмобка Апанай мәчете дә кушылды.