• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

25 октябрьдә Апанай мәчетендә Апанай мәдрәсәсе укучылары һәм аларның ата-аналары өчен Коръәннең изге сүзләрен өйрәнүгә багышланган чара узды.

Бу чараның хөрмәтле кунаклары булып Пәйгамбәр (с.г.в.) нәселеннән булган хафиз-куръа, шейх Маъмун әр-Рави һәм КИУ каршындагы Коръән хафизлары әзерләү үзәге җитәкчесе Әбдрәшид хәзрәт Фаизов булды. Шәех Мәэмүн әр-Рави үз сүзендә Коръәне-Кәримне өйрәнүнең файдасы һәм савабы турында кыйммәтле вәгазьләр сөйләде. Уңышлы шәкертләр Коръән аятьләрен укыдылар. Ястү намазыннан соң Апанай мәдрәсәсендә шәкертләр һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм өсте төзелде. Чара ахырында җәмгыятьләп дога кылынды.