Мәдрәсә шәкертләре өчен уку ярдәмлеге эзләп йөри торгач, бер китап кибетенә юлыктым. Хәйран калып карап торам: дивар буйлап идәннән түшәмгә кадәр тезелеп киткән шүрлекләрдә, өстәл өсләрендә, хәтта идәндәге тартмаларда да китап... Әбүгалисина мәгарәсе диярсең. Бу “Иман” нәшриятының Апанай мәчетендә урнашкан китап кибете булып чыкты. Татарстанда әлеге нәшриятта басылып чыккан китапларны укымаган татар кешесе юктыр, дип беләм.
13 ноябрь көнне Казандагы “Мәрҗәни” мәчетендә Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадате исламия” китабы буенча викторинаның беренче туры үткәрелде. Бу бәйгедә Идел буе һәм Вахитов районнары мәчетләрендә гыйлем алучы 10-15 яшьтәге балалар катнашты.
Бу китапны Шәех Шиһабутдин бин Сәламә әл-Мисри язды. Китапка кергән хикәяләр урта гасыр гарәп әдәбиятының бер өлеше булып тора. Әлеге җыентыкта пәйгамбәрләр, изгеләр, олуг шәхесләр белән бәйле булган төрле вакыйгалар тәсвирлана, үгет-нәсыйхәтләр бирелә.
3 ноябрьдә Кукмара Үзәк мәчетендә “Мөселманнар җыены” кысаларында вәгазь кичәсе үткәрелде. Кумаралылар каршында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казан шәһәренең “Апанай” мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров чыгыш ясап, “Монафыйкларга хас сыйфатлар” дигән темага тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде, икейөзлелекнең асылын аңлатып, аңа хас булган төп өч сыйфат – ялган сөйләү, вәгъдәдә тормау һәм әманәткә хыянәт итү хакында мисаллар нигезендә гыйбрәтле мәгълүмат бирде.